26.07.2017 11:38 Среда
Категория:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

90лет д.Уксунны

29 июля 2017г. в 11.00 часов будет организовано проведение праздника 90 летие со дня образования  д.Уксунны. Место проведения: южнее д.Уксунны за обелиском.

Приглашаем всех выходцев и гостей на праздник.

Немного истории:

Уксунны авылы  Исмәгыйль авыл биләмәсенә керә.Ул            1927 елда, Кешәнне авылыннан күчеп килгән татарлардан барлыка килгән. Тәүдә Уксунны авылын  Карамунча урман арты диеп атаганнар. Давлатша бабай торып эшләү очен бер мунча кебек өй салган, авыл урман эчендә утырган, шул урманда юан каен агачлары олы юл буелап утырганнар.Авыл утыргачта әле кояш төшкелеккә җиткәч кенә күренә торган булган. Тагын авыл бер яклы булып утыргач, аны сыңар тәртә диеп тә атаганнар.Уксынлы  исеме елга Уксынлы ерынында уксын үскән , ул ерын авылдан бер км. тирәсе. Шуннан чыгып уксынлы булып киткән (уксын, әче үлән). Авылга барлыгы 30 семья күчергә булган. 4 гаилә күчми кала, күчкәндә дәүләт байтак акча биргән күчкән кешегә. Ә соңыннан түләргә тиеш булганнар.

Шул 4 гаилә шул түләүдән курканнар. Соңыннан ул акчаны түләтмәгәннәр.Шулай тиеп 26 гаилә күчеп утырган.Авыл бер рәт булып олы юл буйлап утырган. Авылда 1930 елда колхоз төзелә.Колхозга Кешәнне белән бергә Комба диеп исем бирәләр.1936 елга хәтле Кешәнне белән бергә яшиләр.Анан Исмәгыйлгә “Яңа Бүләк” колхозына кушылалар.1947 елда Уксунны авылы “Яңа бүләк” колхозыннан аыерылып чыкты колхозга “Рокосовский”  исеме бирделәр.Колхозга 223 гектар ңир,6 ат,1 колын,8 башмак,2 сыер тиде. Колхоз 1952 елга чаклы яши, аннан тагын шул колхозга кушыла.                                                           Авыл хуҗалыгының алдынгы механизаторлары:

1.Мухамадияров Мидехат Вагап улы – тракторист, беренче самоходный комбайнные аңа ышанып бирделәр.

2.Магадеев Фәрит Барый улы -  бригадир, садовод булып эшләде.

3.Мусин Мухаббир Алтаф улы – 14 ел тракторист, 30ел шофер булып эшләде.Колхозда беренче Камаз машинасын йөретте.

4.Усманов Шакирҗян Шарифҗянович – күп еллар, тракторист чөгендердә эшләде.Ленин ордены белән бүләкләнде.

5.Баязитов Минхан Имаевич — күп еллар, тракторист чөгендердә эшләде.Ленин ордены белән бүләкләнде.

Уксунны авылының халкы татарлар,әлеге көндә барлыгы 29 ихата, анда 86 кеше яши.

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

10