Меню
16+

Сельское поселение Исмагиловский сельсовет

23.04.2018 17:10 Понедельник
Категория:
Если Вы заметили ошибку в тексте, выделите необходимый фрагмент и нажмите Ctrl Enter. Заранее благодарны!

Жырга күчкән язмыш

21 апрель көнне Исмәгыль авылында якташыбыз — шагыйрь Рамазан Муллагали улы Байтимеров хөрмәтенә – тууына 95 ел тулу уңаеннан — искә алу кичәсе уздырылды.

Бу зур һәм матур чарага Татарстан якларыннан Рамазан Байтимеровның кызы Гөлшат Кушилкова чакырылды. Чираттагы очрашуда ул әтисенең иҗаты турында сөйләп искә алды: “Лениногорск телевидениесендә эшли, Татарстан радио-телевидениесенда штаттан тыш хәбәрче булып кала. Республика матбугатында аның сугыш, туган як турындагы, нефтьчеләр хезмәтен зурлап язган шигырьләре бер-бер артлы дөнья күрә. Атаклы композиторлар Рамазан Байтимеров сүзләренә җырлар иҗат итәләр. Шагыйрьнең төрле елларда «Туган ягым», «Канатларым», «Җырларым — солдатларым», «Мәңгелек яшьлек» дигән китаплары дөнья күрә.

Шигырь язу белән генә чикләнепкалмыйча, Рамазан Байтимеров пьесалар да иҗат итә. Алар да төрле театр сәхнәләрендә куелалар.

2013 елда Р.М.Байтимеровның «Туган ягым» исемле шигыре Татарстан Гимны итеп кабул ителде. Танылган композиторларның Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган җырлары бүген дә сәхнәдән төшми, аларны исемнәре һәркемгә билгеле булган Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Ринат Ибраһимов һәм бик күп яшь артистлар башкаралар.

Добавить комментарий

Добавлять комментарии могут только зарегистрированные и авторизованные пользователи. Комментарий появится после проверки администратором сайта.

2